Цифрлы күнекмәләргә бушлай укырга теләүчеләр өчен быел Татарстанда 30 белем бирү программасы әзерләнгән.
Программалар проект сайтында урнаштырылган. 26 октябрьгә кадәр ул Университет 2035 — инициатива операторы белән килештерелеп, яңа курслар белән тулыландырыла. Шәхси цифрлы сертификатларга ия булучылар өчен «Цифрлы маркетинг һәм медиа» юнәлеше буенча тугыз белем бирү программасын Иннополис Университеты һәм Илкүләм технологик инициативалар белем бирү компетенцияләре үзәге әзерләгән.
цифровойсертификат.рф
Сертификатларны алу өчен гаризалар Россиянең цифрлы сертификат сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Быел уку тулысынча дистанцион була һәм ноябрьдә уза.