Яңа 2023 нче ел- торган саен, якыная төшә. Шуңа да хәзер күпләр яңа ел мәҗбүрияте- чыршы эзләү белән мәшгүл. Әйтергә кирәк, чыршы базарлары, бөтен республика буенча эшли, сайлау мөмкинлеге дә узган елдагыча зур. Ә менә бәясе күпкә булмаса да, күтәрелгән. Чыршыны сайлаганда нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәк? Җавап киләсе язмада.
Өйгә алып кайтканчы, чыршы берничә этап уза — артык ботакларын, көпшәнең аскы өлешен кисеп алалар. Биредә европа чыршысы, зәңгәр чыршы, нарат.
Алар бәяләре белән дә аерыла: иң кыйммәтлесе ак чыршы, Европа чыршысы яшелләреннән бераз арзанрак. Бәяләре биеклегенә, тышкы кыяфәтенә дә бәйле. Уртача 2 метр биеклектәгесе 1,5 меңнән 5 меңгә кадәр тора.
Сатып алу алдыннан «энәләр буенча» яңа ел агачын сайларга кирәк — сәламәт чыршылар һәм наратлар бертөрле төсле, ачык ылыслы исе, шуның белән ясалма чыршыдан алар отышлы да инде. Чыршы аумасын өчен — махсус җайланма бар. Индивидуаль рәвештә, көпшә зурлыгында әзерлиләр.
Яңа ел агачын алдан ук алырга кирәкми – энәләре тиз арада коела башлый, төсен югалта. Иң кулай вакыт яңа елны каршылауга бер атна кала алу.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары