Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы 31 декабрьгә кадәр «Чыршы» оператив-профилактика рейдларын уздыра.
8-800-100-94-00 8 (843) 221-37-95
Рейдларда ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу өчен, урман кишәрлекләрендә даими тикшерүләр оештырыла. Исегезгә төшерәбез, урман үсентеләрен законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны казып алу очраклары булганда, гражданнарга – 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салына. Законсыз агач кискән кеше урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш. Урманны саклау законнарын бозу фактлары турында экранда күрсәтелгән телефоннар аша хәбәр итәргә мөмкин.