Яңа ел чыршыларын, бәйрәмнәр узгач, кая куярга, кая урнаштырырга? Гадәттә ишегалларындагы чүплекләр ылыслы агачлар белән тула. Шулай ук сатылмый калган чыршы, нартлар да шәһәр урамнарын бизәми. Зур шәһәрләрдә әлеге мәсьәлә җитди тора. Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, зур шәһәрләрнең ишегаллары, гадәттә киселгән чыршы үсентеләре белән тула.
Тиздән сатылмый калган чыршыларга фатирлардан чыгарып ташланганнары да өстәлә. Фатир хуҗалары нишләсен – ылыслы агачларны чүп бакларына салырга мәҗбүр. Ә менә Казанда кулланылган чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды.
Шундый пунктлар икәү. Берсе Гадел Кутуй урамындагы, 160 А йорты — Идел буе экология компаниясе офисы янында, икенчесе Җиңү проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәге каршында урнашкан. Ылыслы агачларны зоопаркка, фермер хуҗалыкларына озаталар, энәле ылысларны кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары бик яратып ашый.
Чыршы, нарат үсентеләре атлар, кәҗәләр, сарыклар, боланнар өчен бай витамин чыганагы. Шулай ук алар терлекләр астына җәю өчен дә кулланыла.
Агачларны җирле фермерлар да алып китә. Аларны малларга ваклатып ашаталар. Чыршыларны пунктларга тапшыру алдыннан, мишура, уенчык, бизәү әйберләрен алырга кирәк.
Елизавета Жукова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.