Кәрим Тинчурин театры быел Яңа ел бәйрәменә балаларга әдәби татар телле әкият әзерләгән. «Асылкош җыры» спектакле тамашачыларны яңа ел әкиятенә җыйды.
Спектакльнең төп геройлары әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызы. Шигъри телле спектакль актив хәрәкәт, балаларга үзләре ишеткән яңа сүзләрне үз эченә җыйган. Спектакль дәвамында сәхнәдә Тинчурин театры оркестры уйный. Балаларны чиста татар теленә артистлар уйнатып кызыксындырырга тырышты. Спектакленең режиссеры Туфан Имаметдинов. Спектакльнең пьеса авторы шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин. Балалар өчен фойеда да уеннар оештырылган иде.