Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу чор. Төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар. Исегезгә төшерәбез, быел Бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына керергә ниятләгән укучылар гына тапшыра. Имтиханнар 25-нче июльгә кадәр бөтен ил өчен бердәм җәдвәл белән уза. Җитди сәбәпләргә бәйле рәвештә, төп даталарда һәм резерв көннәрендә имтихан бирә алмаучылар өчен 3-нче августтан 8-нче августка кадәр өстәмә вакыт каралган.Укулар тәмамлангач, күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары алдына эшкә урнашу мәсәләсе дә килеп баса. Бу уңайдан Татарстанда «кайнар элемтә» телефоны эшли. 294-95-82 телефон номеры аша, укуларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле кызыксындыручы мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрелә. Ә Чаллыда бу эш ничек бара?
Эшкә гадэттэ тәҗрибә белән алалар, ә беренче тапкыр тәҗрибәне тупларга стажировкалар ярдэм итэ.
Чыгарылыш сыйныф укучылары эш таба алсын өчен, күп кенә белем бирү учреждениеләре эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе, кадрлар үзәге, шулай ук профильле предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Мондый хезмәттәшлек, күпчелек чыгарылыш сыйныф укучылары өчен проблемасыз эшкә урнашырга булышачак.
Быел Чаллыда барлыгы 3167 кеше урта һөнәри белем алган. Россиянең кадрлар үзәге бүген 4900 вакансия тәкъдим итә, аларның күбесе көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар өчен.
Хәзер электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, аш-су осталары, официантлар, машина йөртүчеләр, электр җиһазлары слесарьлары җитешми.
Белгечләр сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы вәзгыять киеренке кала. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 10574 эшсез кеше исәпләнә. Июнь аенда 435 кеше эшкә урнаша алды.
Диана Малярова, Сергей Кищенко.