Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу чор дәвам итә. Алар Төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар. Бүген 13 июлдә, укучылар тарих һәм физика фәннәре буенча сынау тота. Бу минутларда имтиханнары башланды, аларга уңышлар телибез.
Исегезгә төшерәбез Республикада Бердәм Дәүләт Имтиханы уздыруның 61 пункты оештырылган, өйдә уздыру өчен 4 пункт билгеләнгән. Укучыларның һәм педагогларның иминлеге өчен санитар-эпидемиологик таләпләр катгый үтәлә. Имтихан нәтиҗәләрен чыгарылыш сыйныф укучылары 10-14 көн үткәч беләчәк. Быел абитуриентлар кабул итү комиссияләренә документлар тапшырырга өлгерсен өчен аларны оператив бастырачаклар, дип хәбәр итә Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Быел БДИны югары уку йортларына керергә ниятләгән укучылар гына тапшыра. Имтиханнар 3-нче июльдән 25-нче июльгә кадәр бөтен ил өчен бердәм җәдвәл белән уза. Җитди сәбәпләр аркасында төп даталарда һәм резерв көннәрдә имтихан бирә алмаганнар өчен 3-нче августтан 8-нче августка кадәр өстәмә чор каралган.Киләсе төп дәүләт имтихан 16 июлдә җәмгыят белеме һәм химия фәннәре буенча узачак.