«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узды

15.02.2024
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узды

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узды: «Гәүһәр» фестивалендә дәресләрнең нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре бер-берсе белән үрелеп бирелде. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 20 дәрес эчендә алган күнекмәләрен күрсәтте. Чараны безнең үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та күреп кайтты.

Новости СМИ2

2023 елның сентябреннән декабрь азагына кадәр, 4 ай дәвамында Казан мәктәпләренең 1000 нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына һәм татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Фестивальгә сайлап алу туры 22 гыйнварда Казанның 18 нче гимназиясендә узган иде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, әлеге балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр.

Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырлучы әлеге проект быел да Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Анда Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, 53 остаз катнашты. Һәр белем учреждениесендә 15-20 шәр укучы шөгыльләнде.

Дәресләрдә балалар профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләрен үзләштерделәр. Сөйләм сәнгате буенча остазлар — театр артистлары һәм телевидение алып баручылары — укучыларны әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәтте. Вокал дәресләрендә җырлау сәләтләрен ачтылар, татар халкының милли уен коралларында уйнарга өйрәнеп, инструменталь ансамбль булдырырга тырыштылар. Дәресләр татар телендә узды.

Исесезгә төшереп узыйк: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының беренче сезоны 2022 елның февраль – май айларында тормышка ашырылды. 2022 елның сентябрь – декабрь айларында үткән икенче сезон дәресләренең йомгаклару чарасы «Чулпан» мәдәният үзәгендә зур «Гәүһәр» балалар фестивале булып узды. 2023 ел сезонында бию һәм сөйләм осталыгына ике яңа юнәлеш өстәлгәннән соң, проект тулысы белән «Гәүһәр» исемен алды.
Фәннур Хәсәнов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Түбәгә төбәлү

Түбәгә төбәлү

Шигъри сәхифә

Шигъри сәхифә

Балык Бистәм, ничек син?

Балык Бистәм, ничек син?

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+