Шушы көннәрдә Казандагы «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче мюзикл-спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакльгә әзерлек, узган елның ноябрь аенда ук башланган иде. Премьераны беренчеләрдән булып, Искәндәр Гыймалтдинов та күреп кайтты.
Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклы күрсәтелә. Махсус «Апуш» студиясе өчен әлеге спектакльгә музыка һәм сүзләр язылды.Сәхнәләштерүдә танылган остазлар катнашты. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
Спектакльнең төп геройлары – Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем ала. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә.
Ул һәр адымында яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә. Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була һәм ул җиңелә…Искәртеп узыйк, Әбүгалисина − реаль шәхес, Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч. К.Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.
Казан Мэры инициативасы белән хәзер «Апуш» студиясе Казанның өч районында – «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли. 90 га якын укучы актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал юнәлешендә бушлай дәресләр ала. Эшләренең нәтиҗәсе спектакльләрдә чагыла.