Әгерҗе районында рәссамнарның “Чулман буеның күп милләтле бизәкләре” Халыкара пленэры башланды. Анда илнең төрле төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән 50 дән артык рәссам катнаша.
Осталар пумала белән яңа картиналар ясыйлар. Аларның эшен булачак яшь рәссамнар дә күзәтә. Үзләре дә акварель белән рәсемнәр ясыйлар, картина ясау нечкәлекләрен үзләштерәләр. Осталык дәресләре пленэр эшенең бер өлеше генә. Рәссамнар районның татарлар, руслар, марилар, удмуртлар яшәгән авылларында иҗади очрашулар да уздыралар, табигый күренешләрне, төрле милләт кешеләрен, гореф-гадәтләрне рәсемнәргә төшерәләр. Пленэр 28 августта тәмамлана. Аның йомгаклары буенча Әгерҗе районында ун күчмә күргәзмә оештыру каралган. Осталарның һәркайсы берәр картингасын җирле музейга бүләк итәчәк.