Роспотребнадзор чит илдән кайтучы россиялеләргә таләпләрне катгыйландырды. Чит илдән кайткан Россия кешеләре хәзер коронавируска тестларны кимендә бер тәүлек аралык белән ике тапкыр тапшырырга тиеш. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында Россия баш санитария табибының карарында әйтелгән.
Элегрәк Россиягә чит илдән кайтканнан соң өч көн эчендә COVID-19 га бер генә анализ тапшыру таләп ителә иде. Ә Төркия һәм Танзания илләре искәрмә булды, аннан кайтучылар тестны ике тапкыр тапшырырга тиеш булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Тестлар нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталына кертергә кирәк. Россиягә кайтучылар анализларны алганчы яшәү урыны буенча изоляция режимын үтәргә тиеш.