Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Чираттагы грантлар Республикабызның мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Үткән 2021 ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү грантын отучы балалар бакчалары һәм мәктәпләре билгеләнде. Шул уңайдан Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме Чистай районындагы җиңүче мәктәп һәм балалар бакчасында булып, аралашып кайтты.
2021 елга Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Чистай муниципаль районының 7 белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ярдәм итү» проектлар бәйгесендә
Әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Чистай районында 77 белем бирү оешмасы эшли
Үткән 2021 енче елда районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2960 чара үткәрелгән
Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелде һәм тормышка ашырылды.