Республика мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында изге Рамазан ае башланганчы, Казанның «Рамазан», «Мәдинә» һәм «Гаилә» мәчетләрендә , шулай ук Залесный бистәсендә урнашкан «Мәүлид» мәчәтендә өмә үткәрделәр.
Бу атнаның ял көннәрендә дә теләүчеләрне ике мәчеттә өмәдә катнашырга чакыралар: 21-нче март көнне “Зәңгәр” мәчетендә, ,22-нче март көнне “Ихлас” мәчетендә. Өмә иртәнге сәгат тугызда башлана.
Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.