Чирмешәннең Лашман авылында хәрби операциядә катнашучыларга 200 йомыркага токмач басканнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
Авыл мәдәният йортындагы әлеге өмәдә 15ләп хатын-кыз катнашкан. Кайберәүләр бу ризыкны өйләрендә кисеп тә алып киләләр икән. Әлегә токмачны, киптереп, тартмаларга тутырып куйганнар.