Быел «Казан сөлгесе» VI Халыкара фестиваль-конкурсы «онлайн» форматта уза. Тыңлаулар «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальнең исеме «Казан сɵлгесе» дип аталган борынгы татар җырыннан алынган. Зәвык белән чигелгән ап-ак сөлге уй-фикерләрнең, кеше күңеленең чисталыгын, бизәкләре чигүченең осталыгын, татар халкының милли бәйрәме — «Сабантуй» символын аңлата, диелә хәәбәрдә.
Җырлы-биюле «Казан сөлгесе» VI Халыкара фестиваль-конкурсы башкалада 28-30 август көннәрендә уздырыла һәм 30 августта «Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне» бәйрәме көнендә тәмамлана.