Республика шәһәр-районнарында 12 яшьтән алып 17 яшькәчә яшүсмерләргә ковидтан прививка ясау дәвам итә. Буа районына да беренче доза препаратлар кайтарылган. Әлегә вакцина медицина училищесе һәм ветеринария техникумы студентларына ясалган. Яшүсмерләр вакцинаны ничек кичерә, алар арасында ковид белән авыручылар күзәтеләме? Хәбәрчебез белеште.
18 яшькә кадәрге алтмыш җиде балага беренче февраль көнне коронавирус йогышы диагнозы куелган. Йогыш белән балалар да ешрак чирли башлады. Кискен вирус һәм грипп белән авыручылар санының артуы да хәлне катлауландыра.
Коронавирус булу-булмавын бары тик лаборатория шартларында анализ биреп, тикшергәннән соң, икенче көнне генә билгеле була. Шуннан соң табиблар дәвалау курсының вакытын, нинди дарулар кирәклеген ачыклый. Өй шартларында дәваларга кирәк. Хәзер, нигездә, башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчаларындә тәрбияләнүчеләр авырый.
Авыру балаларда уртача яки җиңел формада уза. Әмма өзлегү очраклары да бар. Күзләр, баш мие, бөер, бавыр зарарлана. Аларны булдырмас өчен, табиблар вакцинация ясарга киңәш итә. Препарат 21 көн интервалы белән ике тапкыр кертелә. Балалар дозасында антигеннар олыларныкына караганда ике тапкырга кимрәк.
Буа районында 47 яшүсмергә прививка ясалган. Вакцинацияне 12-17 яшьлек балалар узарга мөмкин. 15 яшькә кадәрге балаларга прививканы ата-аналар ризалыгы белән генә ясыйлар. 15 яшьтән соң, моны яшүсмерләр үзләре хәл итә.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.