Республикабыз да гриппка каршы прививка ясату дәвам итә. Белгечләр, вакцинация өчен ин кулай вакыт – сентябрь, октябрь айлары дип белдерде. Районнарда да бу эш актив рәвештә бара. Әйтик, Буа районы халкы да саләмәтлекләрен кайгыртып яши. Теманы Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин дәвам итә.
Предприятиенең баш бухгалтеры Раиса Васинага хезмәт вазифасы буенча һаман кешеләр белән аралашырга туры килә. Шуңа күрә дә өлкән яшьтәге хезмәткәр,үзенең һәм хезмәттәшләренең сәламәтлеген кайгыртып, вакцина ясатырга булган. Ә бу эшне заводтан чыкмыйча ук башкарылуы аның теләген тормышка ашыруны тагын да тизләткән.
Районада прививканы милли календарь буенча ясыйлар. Ул сәламәтлек саклау, сәүдә, мәгриф, транспорт, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә тәгаен кадалырга тиеш. Шулай ук студентларга, йөкле хатын-кызларга, чакырылучыларга, хроник авырулы, өлкән яшьтәгн кешеләргә гриппка каршы иммунитет булдырырга киңәш ителә. Вакцина вирус һөҗүменнән соң катлауланулар килеп чыкмаска ярдәм итә.
Район үзәк дәваханәсендә гриппка каршы вакцина һәрвакыт бар. Прививканы 2 номерлы поликлинакадагы прививка ясау кабинетында гамәлгә ашырырга була.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары