Татарстанда ковидтан саклану чаралары көчәйтелде. Бу атнада эш бирүчеләр прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерде яки дистанцион режимга күчерде. Тагын ике атнадан прассажирлар куар код яки привика ясаудан тыелу турындагы медицина белешмәләреннән башка җәмәгать транспортына да кертелми. Яңа чикләүләрнең үзенчәлекләре турында киләсе язмада.
Көн уртасында җәмәгать транспорты салоннары яртылаш буш. Барысы да диярлек битлек киеп утыра, автобуска керүче пассажирларны кондуктор контрольдә тота, барысы да битлектән булырга тиеш.
Инспекторлар кагыйдә бозучыларны штрафка тартырга хокуклы. Җәмәгать транспорты системасы әлегә шундый режимда эшли, әмма тиздән кагыйдәләр тагын да катгыйлана. Ике атнадан соң, 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки ковидтан прививка ясау тыелу турында белешмә булганда гына файдалана ала. Ике атнадан соң белешмәләрнең электрон үрнәге формалаша.
Җәмәгать транспорты ничек эшләр, куар кодларны кем тикшерер, әлегә пассажирлар ташкынын киметү белән нишләргә икәнлеге билгеләнмәгән.
Шундый ук система республика югары уку йортларында да кертелә. Студентлар дәресләргә бары тик куар код белән генә эләгә ала. Чикләүләр 60 яшьтән өлкәнрәк затларга да кагыла. Прививка турында код яки прививкадан тыю турында белешмә булмаса, аларны җәмәгать транспортына кертмиләр. Бу ковидтан үлем очракларының артуына бәйле. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр арасында
Булат Шакиров Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.