Ә хәзер коронавирус йогышы турында. Эпидемиологик хәл начарайган очракта, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина мәҗбүри вакцинация кертелү мөмкинлеген әйтте.
Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте, киҗәшмәне Татарстан Президенты уздырды. Хәл тотрыклы, шулай да катлаулы булып кала. Вакцинация темпларын тизләтергә кирәк. Сүз уңаеннан, вирус күрше төбәкләрдә актив тарала, Мари Элда кешеләр күп йөри торган кинотеатрларда, кафеларда һәм мәйданчыкларда чикләүләр кертелгән. “Бездә дә чикләүләр катгыйланмасын өчен, эпидемиягә каршы чараларны кичектергесез үтәргә кирәк”,-дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.