«Черек күл» паркында Идел буе халыкларына багышланган «Древо жизни» мәдәни-агарту проекты уздырылды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырды.
«Древо жизни»ның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Әлеге проект аша Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган телләре, мәдәниятләре белән якынрак таныша алды. Проект дүрт милләткә – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыкларына багышланды.
Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын – берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Паркының нәкъ үзәгендә катнашучылар традицион костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, мари халкының уен кораллары белән танышты Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен «Балачак аланы», «Әкият аланы» мәйданчыкларыда булдырылган иде. Динә Нәҗметдинова, Илдар Галяутдинова.