КамАЗ спортчылары Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең горурлыгы. «Камаз-Мастер» командасы спортчылары Татарстан Министрлар Кабинетына чакырылды.
Брифингта «Дакар» ралли ярышларында 18 тапкыр чемпион булган команда вәкилләре җиңүнең ничек бирелүе, алда торган ярышларга планнары, легендар узыш командасына багышланган МАСТЕР сериалын төшерүнең барышы турында сөйләделәр. Фильмның премьерасы Чаллыда 17 февральгә билгеләнгән. Картинаны зур онлайн — киноплатформаларның берсендә карарга була. Узышчылар сериалны төшерүдә үзләре дә катнашкан. Дакардагы узган ярышның авырлыклары белән дә таныштырдылар. Аны юкка гына 1 формула ярышлары белән чагыштырмадылар.