Питрәч районында бакча участоклары тоткан кешеләр чебеннәрнең артык күп булуыннан интегә.Чебеннәр һөҗүменнән хәтта сыналган чаралар белән дә котылып булмый. Бөҗәкләр ни өчен шулкадәр күп үрчегән, алардан ничек котылырга? Әлеге сорауларга хәбәрчебез җавап эзләде.
Биредә кунакларны күпсанлы чебеннәр каршылый. «Медик-1» бакчачылык ширкәтендәге участокларны һәм йортларны санаулы секундлар эчендә бөөҗәкләр тутыра. Саклану чаралары-аэрозольләр, сеткалар һәм ябыштыргыч тасмалар да чебеннәрне бетерергә ярдәм итми.
Чебеннәр белән биредә беренче ел гына көрәшмиләр. Моның сәбәбен җирле кош калдыкларыннан күрәләр, янәшәдә кошчылык фабрикасы бар. Тирестә бөҗәкләр тиз үрчи.
Бу төр чебеннәр кеше өчен турыдан-туры куркыныч тудырмый, әмма бөҗәкләр куркыныч чирләрне таратырга мөмкин. Шуңа күрә азык — төлекне һәм кулларны юып йөрергә кирәк. Бөҗәкләрнең активлыгы салкыннар башлану белән кими.
Диана Дасаева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Питрәч районы.