Дөньяда яман шеш авырулары саны арта бара. 2020 елда гына да бөтен дөнья буенча 19 миллионнан артык авыру ачыкланган. Яман шештән үлүнең якынча 10 миллион очрагы теркәлгән. Ел саен Татарстанда 15 меңнән артык яңа онкология авыруын ачыклыйлар. Авыруны башлангыч стадиядә билгеләү өчен даими диспансерлаштыруның әһәмияте зур. Ә яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар куллану авыруларны тулы канлы тормышка кайтарырга ярдәм итә.
Виктор Малыгинның уникелле эчәгенә операция ясауга бер атна вакыт узган. Аны хастаханәдән чыгарырга әзерлиләр. Хәзер авыру турында оныта ала. Ә авырудан бик интекккән, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгән.
Операция дүрт сәгать дәвам иткән. Яңа технологияләр кулланып, табиблар үз гамәлләрен монитор аша күзәтә. Корсакны кисмичә генә, тишек ясап шешне юк иткәннәр. Ярты ел эчендә диспансерның алты пациентына шул рәвешле ярдәм итә алганнар.
Ә хәзер ул хатыны кайнаткан яраткан компотын рәхәтләнеп эчә. Тозлы, ачы, ысланган ашамлыкларны куллану гына тыелган.
Бу киңәш өлкәннәргә генә түгел. Диспансерлаштыруны ике елга бер тапкыр узуны да онытмау зарур.
Авыруны башлангыч стадиядә ачыклау тулысынча дәвалау мөмкинлеген бирә.
Шуңа күр һәркем үз сәламәтлеген вакытында тикшертеп торырга тиеш.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.