Республика көне уңаеннан башкалабызда иртәгә көндезге сәгать икедә «Казан» халыкара ат спорты комплексында ат ярышлары башлана
Республика көне уңаеннан башкалабыз Казанда күпсанлы бәйрәм чаралары уздырыла. Шуларның берсе, Республика көненең аерылгысыз өлеше Ат спорты бәйрәме. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
30 нчы август көнне көндезге сәгать икедә «Казан» халыкара ат спорты комплексында ат ярышлары башланып китә. Катнашучылар Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына, Берләшкән Гарәп Әмирлеге Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе бүләге өчен көрәшә. Шулай ук нәни дусларны кызыклы программа көтә. Теләгән сабыйлар остаханәләрдә, төрле уеннарда катнашып, нәни атта да йөри ала.
Шулай ук биредә 30дан артык эшмәкәр сәүдә рәтләрендә хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре, агачтан ясалган эшләнмәләр, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган сувенирлар тәкъдим итәргә җыена. Авылда җитештергән продукцияне дә биредә үк сатып алырга мөмкин.
Бәйрәмдә татар эстрадасаның танылган артистлары Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова да чыгыш ясар дип көтелә. Динә Нәҗметдинова, Татарстан Яңалыклары.