Хәзер Татарстанда чәчү эшләре барлык куркынычсызлык чараларын күреп башкарыла. Президент Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында эшләрнең торышы белән танышты.
Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирус белән авыручыларга 88 яңа койка-урын оештырылган. Моны В1 блогында ачканнар, аны ремонтлау кыска вакыт эчендә тәмамланган. Мондый күрсәтмә күптән түгел Автошәһәргә эш сәфәре вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән иде. Журналистларга COVID-19 инфекциясе белән зарарланучыларны дәвалау өчен яңа палаталарның ничек җиһазлануын күрсәттеләр.