Чаллыдагы Чулман проспектында төзелүче мәктәпнең нигезе әзер. Бу хакта мэриядә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, 1224 урынга исәпләнгән белем бирү учреждениесе республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Адымнар» проекты буенча төзелә – биредә балаларны өч телдә укытырга җыеналар.
Проект нигезендә, участокта 51 сыйныфны сыйдырырлык дүрт катлы бина барлыкка киләчәк. Яңа күп телле мәктәп киләсе елның 1 сентябрендә ачылырга тиеш. Административ-оештыру эшләрен алдан ук башлап җибәргәннәр. Педагогик коллективны формалаштыруга керешкәннәр.