Чаллыдагы “Чудо-дети” дәвалау педагогикасы үзәгендә, балалар дельфиннар ярдәмендә тернәкләнә. Әлеге үзәк грант откан. Алынган акчаларны дельфино-терапия өчен шартлар тудыруга юнәлдергәннәр. Проектта мөмкинлекләре чикле балалар катнаша. Теманы Чаллыдагы хәбәрчебез Эльвина Андрова дәвам итә.
Курсны башлар алдыннан һәр бала үсештәге җитешсезлекләрне билгели торган диагностика узарга тиеш. Шуннан соң индивидуаль программа төзелә. Дельфиннар – табигый ультратавыш чыганагы, ул приборлар ярдәмендә ясалганына караганда файдалырак, ди психологлар. Бу хайваннар белән аралашу балага үз эченә ябылуны җиңәргә ярдәм итә.
Дельфинотерапия сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тәкъдим ителә. Ата-аналар бала үсешендә берәр үзгәреш сизсә, андый балалар да килә ала. Рианнага сигез яшь. Бу аның дельфиннар белән өченче очрашуы. Кыз үз эченә йомылган, әлегә әнисеннән аерылмый, ә хайваннар белән уртак тел тапкан.
Дельфиннар балаларны аралашырга өйрәтә, ди белгечләр. Аларның сүзләренә караганда, беренче дәрестән үк бала уңай эмоцияләр ала, бу аның алга таба үсешенә ярдәм итә.