Быел яз иртә килде, бакча сезоны ачылуга да күп калмады.Чаллыда кайбер бакчачылар үз кишәрлекләренә ничек барып җитәрбез дип борчыла. Аерым бакчачылык ширкәтләренә илтүче юллар йөри алмаслык хәлгә килгән. Күңелле яңалыклар да бар. Чаллыдагы кайбер ширкәтләрдә бакчачыларга ярдәм итү һәм финанслау программалары гамәлдә булачак. Бу хакта тулырак хәбәрчебез язмасында.
Василий Яченко инде күп еллар «Гидростроитель-2» бакчачылык җәмгыятендә тора. Ир-ат сүзләренә караганда, Һәр кыштан соң юлларда тирән чокырлар барлыкка килә, хэрэкэт итү кыен.
Василий Яченко: « Безгә юллар ясарга кирәк. Былтыр юл салырга тотынган идек, өлгерә алмадык. Быел салырбыз дип уйлыйм. Яктырткычлар бар, ә су булсын өчен өчен, электр энергиясенең вакытында бирелүе кирәк.»
Чаллы бакчачылар ассоциациясе җитәкчесе һәм «Гидростроитель-2» рәисе Виталий Быков хәбәр иткәнчә, якын арада берничә бакчачылык ширкәтендә юллар ремонтланачак. Хәзерге вакытта ремонт буенча исәп-хисап эшләре бара.
Өченче ел рәттән бакчачылык ширкәтләре республика программасында катнаша. 2019 елда әлеге программа ярдәмендә 4 бакча ширкәтендә юллар өлешчә ремонтланды.
Юллардан тыш, «Энергетик», «Алтын-В», «Кама», «Гидростроитель-1» ширкәтләрендә 6 млн сумлык насослар алмаштырылачак. «Бережок» ширкәтендә резервуарлы өстәмә скважина куелачак.
Лилия Гатина.