Кәрәзле элемтә вышкасына каршы көрәшәләр. Чаллыдагы 30 микрорайонда яшәүчеләр үз йортлары һәм балалар учреждениеләре янында кәрәзле элемтә каланчасын урнаштыруга каршы. Биредәге хәлне хәбәрчебез белеште.
Вячеслав Шарапин: «Мине беренче чиратта документларның тәртиптәме, рөхсәт бармы-юкмы икәнлеге кызыксындырды. Кулларында берни юк иде. Полиция чакыртам дигәч, алар китеп барды.»
Хәзерге вакытта халык вышка кую- якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә генә түгел, балаларга да тискәре йогынты ясар дип борчыла, Чөнки 15 метрда гына мәктәп һәм институт урнашкан, ә мобиль каланчаның тээсир иту радиусы, халык сүзләренә караганда, 3 километрга якын.
Халык имзалар җыярга һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятли. Без вакыйгалар үсешен күзәтеп барачакбыз.