Чаллыда җәмәгать транспорты тукталышындагы павильонны җимергән яшүсмерләр җаваплылыкка тартыла. Ике яшүсмергә «вандализм» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Алар «Салым инспекциясе» тукталышындагы павильонны җимергәннәр, мәкерле эшләрен хәтта шаһитларның видеоязмага төшереп торулары да туктата алмаган.
Вакыйга урыныннан видеоязманы шаһитлар төшергән. Алар яшүсмерләрнең исерек хәлдә булуларын хәбәр иткән. Кадрларда ике егетнең тукталыш павильонын җимерүе күренә. Бу хәл узган ял көннәрендә булган. Павильон әлегә кадәр җимерек хәлдә.
Яшүсмерләргә 15 -16 яшь. Икесе дә полициядә исәптә тора, тискәре яктан характерлана.
Яшүсмерләр тоткарланган, аларны кырыс җәза көтә.
Татарстан Республикасы прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев: «Хәзер «Вандализм» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Бер үк вакытта прокуратура балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау турындагы закон таләпләрен үтәүне дә тикшерә.»
Җинаять җаваплылыгыннан тыш, хулиганнар матди җаваплылык та тота. Зыян 80-90 мең сум дип бәяләнә. Яшүсмерләрнең ата-аналарына павильонны ремонтлауга акча тотарга туры киләчәк.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев: «еш кына ата-аналар килгән зыянны тулысынча каплыйлар, тукталыш павильоннарын яки башка милекне торгызалар.»
Башкарма комитетта билгеләп үтелгәнчә, күпчелек очракта мондый вәхшилек җәзасыз калмый. Чаллыда «Имин шәһәр» системасы буенча урамнарда һәм проспектларда 2 мең ярымнан артык видеокамера урнаштырылган.
Эльмира Гайнетдинова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.