Белем көнендә Чаллыда иң зур мәктәп ачылды. Ул 1500 укучыга исәпләнгән.
Уку йорты рекордлы срокларда төзелде. Беренче линейкада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Хәзер мең ярым укучы монда математика, физика, әдәбият һәм тел белемнәрен үзләштерә. Заманча спорт һәм актлар заллары, ике бассейн, иркен ашханә бар, уку сыйныфларында уңайлы шартлар тудырылган.