Спорт комплексы муниципаль-шәхси хезмәттәшлек ярдәмендә төзелгән. Ул 145 кешегә исәпләнгән, зур тренажер, көч җиһазлары һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен универсаль заллардан тора. Президентка термаль комплекс урнашачак икенче бинада эшләрнең дәвам итүен әйттеләр. Аны 2021 елда ачу планлаштырыла.
Татарстан Президенты шулай ук Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасында катнашты. Театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады, коллективка яңа иҗади уңышлар теләде. Театрның иҗади юлы 1990 елда Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакле белән башланып киткән иде. Коллективта 79 кеше, театр труппасында 29 артист.Театрның 30 еллык юбилеена коллектив яңартылган бина гына түгел, ә яңа исем дә алды. Чаллы татар дәүләт драма театрына күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган «Энергетик» мәдәният сараен да карады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Төзүчеләр бинаның түбәсен яңарткан, искергән коммуникацияләрне алыштырган, концерт залын тәртипкә китергән. Яңа сәхнә җиһазлары сатып алынган.
Рөстәм Миңнеханов мәдәният йортының кече залында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырды.
Татарстан яңалыклары, Чаллы.