Шушы көннәрдә Чаллы театр башкаласына әверелде.
Кече шәһәрләр театры фестивалендә Россия төбәкләреннән килгән барлыгы 17 иҗат коллективы катнаша. Жюри составында халык артисткасы Ольга Остроумовадан тыш, әйдәп баручы театраль тәнкыйтьчеләре дә бар . Төрле төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары “Иң яхшы зур спектакль” һәм “иң яхшы кече спектакль” гран-прие шулай ук “Иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Өмет” (“Надежда”) призы өчен көч сынаша. . Гран-при алган коллективлар үзләренең спектакьләре белән Мәскәүдә чыгыш ясау хокукы ала.