Мәктәпләрне төзекләндерү эшләре темасын дәвам итәбез. Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназиядә, Маннанов исемендәге кадет мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Укучыларны яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә. Бу турыда алдагы язмада.
Чаллының Мулланур ВАхитов исемендәге икенче гимназиядә ремонт эшләре барлык позицияләр буенча да бара диярлек: фасад, түбә, җиһазлар, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырыла, санузеллар реконструкцияләнә. Гимназиянен бинасын янартып кына калмыйча укыту тәрбия программасын да дәрәҗәле итеп оештырырга ниятлилэр
Гимназиягә капиталь ремонт ясау өчен республика бюджетыннан 176 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Укучылар дәресләргә генә түгел, иҗади түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә дә йөри алачак. Моннан тыш, гимназия татар телен укыту буенча методик үзәк булырга тиеш. Август аенда ремонт эшләрен төгәлләп, объектны тапшырырга планлаштыралар.
Шулай ук шәһәрнең Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.Гимназянең бинасы 1985 елда төзелгән һәм быел үенең 35 еллык юбилеены билгеләп үтә.
Биредә капиталь ремонтның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына туры килүе дә отышлы, гимназиядә каһарман турында да материаллар саклана.Әлеге мәктәпне капиталь ремонтлауга 132 млн. сум бүлеп бирелгән. Объект 1 сентябрьгә әзер булачак.