Яңа шартларда эшләү. Чаллы эшмәкәрләре кыенлыклар алдында югалып калмады. Эшчәнлекләрен камилләштерү чараларын күрәләр. Сөт эшкәртү предприятиеләренең берсендә ассортиментны киңәйтергә, Россия төбәкләрендәге тәэмин итүчеләр исемлеген киңәйтергә планлаштыралар.
Чын сөттән ясалган эремчек, йогурт, башка ашамлыклар. Көн саен Чаллы сөт эшкәртү заводында 130 тоннадан артык сөт продуктлары җитештерелә. Лабораторияләрдә барлык компонентларның сыйфаты игътибар үзәгендә. Бер анализ 40 өчен минут вакыт кирәк, аксым, тыгызлык, башка күрсәткечләр билгеләнә.
Ассортиментны киңәйтәләр, сөт эшкәртүдә яңа мәйданчык булдырыла. Яңа савылган сөтне Тукай, Сарман, Зәй, республиканың башка районнарыннан китерәләр.
Кайбер компонентлар әлегә чит илнеке. Аларны үз илебездә җитештерелгән товарларга алмаштырырга, ашамлыкларны Россия төбәкләрендә таратырга җыеналар.
Валентина Васильева, Татарстан яңалыклакры, Чаллы.