Чаллы халкын бакчаларда иминлекне сакларга өндиләр. Хәзер бакчачыларның территорияләрне җыештыру һәм кышка әзерлек вакыты Фаҗигаләргә юл куймас өчен, янгын сүндерүчеләр профилактик рейдлар үткәрә
Бакчачыларның көзге мәшәкатьләре-территорияләрне җыештыралар, чүп-чарны чыгаралар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чүп-чарны утильләштерүне контрольдә тоталар, кагыйдәләр бозылмаска тиеш.Кагыйдә буенча, дача участогы территориясендә чүп-чарны махсус савытта гына яндырырга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта янәшәдә беренчел янгын сүндерү чаралары торырга тиеш. Морат Гадилов дачада җылы айларда хатыны, эт, ике мәче, попугай белән яши. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтим, ди.
Морат Гадилов (бакчачы): » нигездә, барысы да компост чокырына туфракка китә. Ә зур чүпләрне мичтә яндырам. Һәрвакыт янәшәдә янгын сүндергеч бар, зур савытта су тора, чүпне бары тик җилсез һавада гына яндырабыз.»
Намуссыз күршеләр җитди проблема китереп чыгарырга мөмкин. Галина Петрова да күршеләреннән уңмаган. Чиктәш кишәрлекнең күршесен ул нибары бер тапкыр гына күргән, йорт ташландык хәлдә, түбәсе яңартылмый, чүп үләннәрен йолкымый, электрүткәргечләр зур агач ботаклары аша уза.
Галина Петрова (бакчачы) теплица безнең янәшәбездә генә. Тик ул ташландык хәлдә, чүп үләннәре баскан. Иске такталар, ташландык әйберләр аунап ята. Күбесе черегән инде, җыештырмый.
Ваемсызлыкның гыйбрәтле мисалы – участокта янгын чыккан. Янгын урынында үзләре калдырмаган әйберләр дә табылган. Көчле җил булганда, утның күрше территориягә күчү куркынычы булган. Шуңа күрә саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк.
Комсомол районы буенча халык дружинасы өлкән инспекторы Рафаэль Юмагулов: «Бу участокта беркем дә юк иде, анда табылган әйберләргә караганда, бу участокта билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр булырга мөмкин. Участокта учак якканнар, аны сүндермичә китеп барганнар иде.»
Профилактик тикшерүләр якындагы атналарда дәвам итәчәк, шуннан соң көннәр суыта башлагач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йортларны, аларның җылыту системаларын тикшерүгә күчә.
Любовь Захарова, Роман Гейтман, Татарстан яңалыклары, Чаллы.