Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе илебездәге борынгы чал уку йортларыннан санала. Бүген аның коллективы дистәләгән фән докторлары, доцентлар, йөзләрчә белгечләрдән, меңнәрчә студентлардан гыйбарәт. Институт аудиторияләре заманча җиһазландырылган. Бу уку йорты күп илләр белән элемтәдә тора. Шушы көннәрдә генә әлеге югары уку йортының 150 еллык юбилее уңаеннан бик матур чара булып узды.
Дәүләт ветеринария академиясе гаять зур тарихны үз эченә ала. 150 ел элек, 1873 елның 31 маенда, император Александр ІІ нең боерыгы буенча Казан ветеринария институты ачыла. Әлеге югары уку йортының юбилее уңаеннан бик матур чара булып узды. Чараны Уку йортының ректоры, профессор Рөстәм Равилов ачты. Ул Үзенең мөрәҗәгатендә катнашучыларны сәламләде, оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләп, югары уку йортының тарихы, шушында эшләгән белгечләрне искә төшереп узды. Киләчәк планнар турында сөйләп үтте.
Уку йорты комплекслы фәнни-тикшеренү һәм укыту учреждениесе буларак яшәп килде. Аннары аның фәнни секторы Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты итеп үзгәртелде. Соңгы чорда бу югары уку йортының даны чит илләргә дә тарала.
Бу уку йорты ачылган көннән алып бүгенгә кадәр ветеринария врачлары һәм зоотехниклар хәзерли. Биредә ике факультет эшли. Студентлар унике белгечлек буенча белем ала. Уку читтән торып һәм көндезге бүлекләрдә алып барыла. Студентларга белемне өч дистәдән артык кафедраларда эшләүче профессорлар, доцентлар һәм башка югары квалификацияле укытучылар бирә. Бүгенге республика, район җитәкчеләренең күбесе әлеге мәртәбәле уку йортын тәмамлаган.
Югары требунадан бик күп мәртәбәле кунаклар чыгыш ясадылар. Бәйрәм уңаеннан уку йортының күп санлы хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре, грамоталар, күкрәк билгеләре тапшырылды. Әлеге югары уку йорты үзе дә Республикабыз җитәкчелегенең зур бәясен алды.
Айзилә Батырханова, Фәннур Хәсәнов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.