Казанда экскурсия ретро поезды йөри башлады. Совет паровозы Казаннан Зөягә кадәр бара. Бу поездга билетны кайда сатып алырга була? Хәбәрчебез ачыклады.
Иң якты һәм популяр совет паровозларының берсе хәзер сәяхәт тәкъдим итә. Тимер юлчылар әлеге машинаны «Лебедянка» дип атыйлар. Ул Советлар Союзының барлык тимер юл челтәрендә кулланылган. Мондый казанышлары өчен конструкторлар вакытында Сталин премиясе белән бүләкләнгән. Тарихи паровоз янә рельста. Сәгатенә 50 километр тизлек белән хәрәкәт итә.
Паровоз Зөягә ретро-экскурсияне башлап җибәрде. Пассажирларны күңел ачу программасы, истәлекле урыннарда булу, башка мавыктыргыч прогрмма көтә.
Борынгы паровоз Васильевода булды инде, якындагы көннәрдә – 25 июнь һәм 2 июльдә Зөягә китә. Киләчәктә яңа урыннарга экскурсияләр оештырыла.
Ия Кислицына, Ленар Гыйззәтуллин,Татарстан яңалыклары.