Февраль чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләргә иң кулай ай, көннәр дә җылытуга таба бара. Тик Түбән Камада яшәүчеләргә чаңгыда шуу мөмкинлекләре чикле. Якындагы чаңгы юлларына карт көртләрен ташыйлар, бу өлкән яшьтәгеләргә кыенлыклар тудыра. Чаңгы трассаларына юлны кемнәр яба? Проблема белән без дә кызыксындык.
Һәр атна саен эшчеләр шәһәрдән тонналаган карны полигонга ташыйлар. Кар көртләре тиздән биредәге чаңгы юлларын да каплар инде дип борчыла, көн саен чаңгыда шуучы Светлана Акимова.
Кар күп, өлкән яшьтәгеләргә урманга кадәр барып җитүе кыен. Яшьләр әле үзләренә юл сала алса, өлкәннәргә бу чын сынау.
Бу урын чаңгычылар арасында популяр. Шуңа да карамастан, анда ел саен кар китереп түгәләр.
Чаңгыда йөрергә яратучылар кар көртләрен башка җиргә ташуларын сорап, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәчеләренә дә мөрәҗгать иткәннәр. Үтенчеләренисәпкә алып, хәлне төзәтергә вәгъдә иткәннәр. Тик бу урынга карны төрле предприятиеләрдән китереп ташлыйлар. Чаңгычыларның гозеренә алар да игътибар итсеннәр иде.
Светлана Шумкова, Максим Липин, Түбән Кама.