Чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев өчен тавыш бирергә чакыралар — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Вакыйгалар

Чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев өчен тавыш бирергә чакыралар

10.02.2020

“Үз якташың өчен тавыш бир.”ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган проект дәвам итә. Республика үсешенә зур өлеш керткән  шәхесләрне ачыклыйлар. Тавыш бирүдә  һәркем катнаша ала. Исемлектә 45 кандидат, алар төрле районнарда туып-үскән атаклы кешеләр – язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, галимнәр, рәссамнар, спортчылар. Зәй районында якташлары, чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев өчен тавыш бирергә чакыралар.

Федор Симашев  1945 елның 13 мартында Зәй районының Югары Баграж авылында туган, балачактан чаңгы спорты белән мавыга. 1972 елда Япониянең Саппаро шәһәрендә узган кышкы Олимпиадада команда составында алтын медаль яулады. Зур спорттан киткәч, Мәскәүдә “Динамо” командасында өлкән тренер булып эшли. Чаңгы спортчыларын әзерләүдәге казанышлары өчен Почет билгесе ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Новости СМИ2

90 нчы еллар башында туган ягы Зәйгә кайтып төпләнә. Ялта Зәй чаңгы трассасын төзү башлангычы белән чыга. Зәйдән берничә чакрым ераклыкта гына  Изге тау дигән чаңгы үзәге барлыкка килә. Бөек спортчы хөрмәтенә 6 ел элек Зәйдә Федор Симашевның музее ачыла. Ул Олимпия чемпионының туган авылы мәктәбендә урнашкан. Экспонатлар арасында туган йортыннан җиһазлар, шәхси әйберләре – чаңгы ярышларыннан күпсанлы фотосүрәтләр, медальләре, китаплары, спорт киемнәре, чаңгыларына кадәр бар. Елена Вяльбе, Николай Зимятов кебек Олимпия чемпионнарының истәлек язмалары  аерым урын алып тора.Федар Симашев туып-үскән йорт әле дә саклана. Биредә чемпионның балачагы үткән, чаңгыда беренче адымнарын ясаган.

Радий Харитонов: «Якташыбыз туып-үскән йорт безгә кадерле. Ул шуннан 1 сыйныфка укырга барган, чаңгыда йөрергә өйрәнгән, осталыгын чарлаган.  Олимпия чемпионы булгач та туган нигезен беркайчан да онытмады, гел кайтып йөрде, әнисенең хәлен белешеп торды, авылдашлары белән аралашты. Сәләтле балаларны җыеп, чаңгычылар команадасы оештырды. Балаларны осталыкка өйрәтте.»

Чемпионның туган йортына истәлек тактасы куелды. Ә мәктәп ишегалдында стелла ясалды. Анда шушы мәктәптә СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Федор Симашов укыды дигән сүзләр язылган. Олимпия чемпионы өчен республиканың күренекле шәхесләре  өчен тавыш бирүдә әлегә иң күп тавыш җыйган. Үз тавышыңны ТАССР төзелүнең 100 елыгына багышланан сайтта бирергә мөмкин.

Елена Маврина, Юлия Казамарова .

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» китабын тәкъдим итү чарасы узды

Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» китабын тәкъдим итү чарасы узды

«Агыйдел» дәүләт  җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачылары алдында  иҗади хисап тотты

«Агыйдел» дәүләт  җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачылары алдында  иҗади хисап тотты

Яңалыклар (10.02.20)

Яңалыклар (10.02.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+