Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр дәүләттән өстәмә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. 1 июньнән адресатларга 10 мең сум акча килә башлаячак. Матди ярдәмне ничек алырга? Хәбәрчебез кызыксынды.
Настя Барсуковага өч яшь тулды. Барлык гаилә, әти-әнисе өчен зур бәйрәм, Россия Президенты мөрәҗәгатеннән соң, сөенергә тагын бер сәбәп барлыкка килгән.
Настяның әнисе Екатерина Барсукова:«Миңа кызык булып китте, без кайсы категориягә эләгәбез, өч яшькә кадәр яки аннан соңгамы дигән сорау туды. Россия Пенсия фонды бүлегенең контракт үзәгенә шалтыратып сорадым, ике категориягә дә эләгәбез, диделәр.»
Үз мөрәҗәгатендә Владимир Путин балалары булган барлык гаиләләргә ярдәм итәргә кушты.
«Керем дәрәҗәсенә һәм ата-ананың эшләве яки эшләмәвенә карамастан, 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум түләнәчәк. Россиядә 27 миллион бала ярдәм алачак. 3 яшькә кадәрге балалары һәм ана капиталы алырга хокуклары булган гаиләләр өстәмә 5 мең сум акча алырга мөмкин. Өстәмә түләүләр аз керемле гаиләләр һәм ата-аналар эш югалткан гаиләләр өчен дә каралган.»
Ә ил Президенты ярдәм күрсәтү вәкаләтләрен Россия Пенсия фондына кушты.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: «Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр дә алырга мөмкин. Моннан тыш, балалары булган гаиләләр, беренче июньнән башлап, бер тапкыр 10 мең сум алу хокукына ия булдылар.»
Хезмәттән күп функцияле үзәкләр яки Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша файдаланырга мөмкин. Ике очракта да алдан ук кабул итүгә язылырга кирәк булачак.
Гаризаны электрон форматта, ягъни дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирү җайлы. Гаризлараны октябрь аена кадәр кабул итәчәкләр.
Булат Шакиев,Сергей Павлухин, Фәнис Мөхәммәтов.