Кар эри башлауга, Казан шәһәре яны бистәләренең тагын бер проблемасы өскә калкып чыкты. Әйтик, Көек бистәсендә законсыз чүплек урыны зур полигонны хәтерләтә, дип борчыла җирле халык. Ә коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең җавабы нинди?
Бу чүп-чар Көек бистәсенең “Светлый” торак комплексына керү юлында.
Җирле халык өчен бу гадәти күренешкә әйләнеп бара.
Берничә метр узгач, без калдыклар ташлана торган тагын бер полигонны күрдек. Күз алдыбызда берәү, контейнер янына да барып җитмичә, юл өстенә пенопласт ташлап калдырды. Ара-тирә мондый ваемсызлар да очрый.
Чүп-чар контейнерлары буш диярлек.
Соңгы тапкыр бу мәйдандагы чүпне февраль аенда җыештырганнар. Чүп-чарны барлык яшәүчеләр дә махсус контейнерларга ташламаган очракта, биредә тиз арада чүптән арына алырлар микән?
Ия Кислицына, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.