Республикада кече хуҗалыкларны үстерү буенча гаять зур эшләр башкарыла. Чүпрәле районы исә фермер хуҗалыкларының эш күрсәткечләре буенча республикада алдынгылар рәтендә. 101 фермер хуҗалыгы теркәлгән. Сөтчелек тармагы – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен табышлы чыганак. Бүген фермерлар нинди мәшәкатьләр белән яши, кичектергесез хәл итәсе нинди проблемалары бар? Районда фермер хуҗалыклары вәкилләре белән очрашу шушы мәсьәләләргә багышланды.
Татар Бизнәсе авылында яшәүче Хәлиловлар гаиләсе фермерлык эшенә 2011нче елда керешеп китә. Ул вакытта алар Яшь фермер буларак 1 млн сумлык Грант отып, 24 ашка исәпләнгән ферма коралар. Үз көчләре белән мал тоту торакларын арттыралар.
Быел әлеге программа белән эшләүләренә 3ел. Шул вакыт эчендә биредә савым сыерлары да арткан, 5 кешегә эш урыны да булдырылган. Ит өчен махсус үгезләр үстерәләр. Барлыгы 105 баш терлек асрыйлар. Шуның 50 башы савым сыеры.
Көтүлекне яңарту буенча да эш алып баралар. Бүген 28 тана бозаулары бар. Фуражлык бөртекләр, салам, печәнне үз җирләрендә үстерәләр. Моның өчен комбайн, тракторлары һәм 200га артык чәчүлек җирләре бар. Киләчәктә фермерлык хуҗалыгын тагын да киңәйтеп атлар үрчетергә планнары.
Бу хакта район башлыгы фермер хуҗалыклар белән очрашуда да ассызыклап узды. Бүген Чүпрәле районында 101 фермер хуҗалык теркәлгән.Аларда 1200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Сөт җитештерү – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен акча эшләүнең төп чыганагы да булып тора.Шул сәбәпле Чүпрәлеләрнең планнары да зурдан.
Чүпрәле районыннан Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.