Бер ай эчендә алты метро станциясе янындагы вакцинация пунктларында («Дубравная», «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш»), ябылды. Гриппка каршы – 19 мең кеше, пневмок инфекциясеннән өч меңнән артык кеше прививка ясаткан.
Барлыгы шәһәрдә 360 меңнән артык кеше вакцинация узган, бу планның 46% ын тәшкил итә. Шул исәптән 243 мең өлкән һәм 117 мең бала прививка ясаткан. Эпидимиологик хәлне тотрыклы саклау өчен шәһәр халкының 60,5% прививка ясатырга тиеш.
Грипптан прививканы эпидемиологик күтәрелеш башланганчы ясау мөһим. Вакцинаны бушлай һәм алдан язылмыйча үтү өчен, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итү дә җитә.