Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан җәйге премьера – «Былтыр маҗаралары» интерактив урам спектаклен тәкъдим итте. Авторы – Илфак Хафизов, режиссеры – Зөлфәт Закиров. Балалар катнашкан тамашаны Ләлә Зәйнуллина күреп кайтты.
Бүгенге тамашада Казанның 17 нче гимназиясе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Тукайның Былтыры белән урманга утынга җыена. Төрле биремнәр, уеннар белән үрелгән сәяхәттә Тукайның Күбәләге, Су анасы, Шүрәлесе очрый! Әлеге хис-кичерешләргә бай тамашада балалар үзләре дә әкият геройларына әверелә. Бергә сынаулар үтә. Тамаша да аның шигырьләре белән үрелеп бара. Тамаша нәкъ менә ачык һавада уйнар өчен эшләнгән.
Әлеге спектакльдә балалар бер-берсен тыңларга, ярдәмчел булырга, табигать байлыкларын сакларга, командада эшләргә, урманда үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлатабыз
Тамаша лагерьларьда ял итүче балаларны татар теле аша хезмәткә төшендерә, кәефләрен дә күтәрә. Иң җитез һәм уңганнарга, әлбәттә, бүләкләр дә каралган. Спекталь нәкъ менә ачык һавада уйнар өчен эшләнгән.
Ләлә Зәйнуллина, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары