Быелгы «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 26 сентябрьдә онлайн форматта уза. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан хәбәр иттеләр.
26 сентябрьдә телеканалларда көндезге сәгать унбердә туры эфирда диктант укыла. Шулай ук диктантны традицион форматта аудторияләрдә язуны да оештырырга җыеналар.
www.diktant.tatar
Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог www.diktant.tatar сайтында теркәлү узарга тиеш. Барлык санитар-эпидемиологик шартлар искә алыначак. Акциянең максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстаннан тыш, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә популярлашты