Быелгы җәй җиләкле килде. Шуңа да базарда нинди генә төрләре юк. Күп булудан бигрәк бәясе дә узган елдагыга караганда арзан. Ә күпмегә арзан булуын хәбәрчеләребез белеп кайты. Киштәләрдәге җиләкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Һәр җимешне татып карап тартмасы белән алп кайтып китәсе килә.
Чиратта торучылар күп димәк мондагы җиләкләр очсыз һәм тәмле. Кемдер стаканлап, кемдер чиләкләп ала, тартмасы белән күтәреп китүчеләр дә бар. Сортлары төрле Фестивальная, черный принц, һәм башка төрле җиләкләр. Быел бер килосы 180 сум. Хәзер җиләкләрнең бәясе бераз киметтек. Алар быел иртә өлгерде, җиләк күп. Бозылмасын өчен көннекен көнгә сатып бетерергә тырышабыз. Кышын тәмләп чәй эчәргә җир җиләген дә яратып алалар. Стаканы 150 сум.
Быел җиләкне һәрбер сорты уңды. Шуңа кайнатма ясау өчен сайлап алу мөмкинлеге бар. Әлбәттә кибеттә дә әзерләре күп, ләкин үзең ясаганга җитми.
Гадел Әхмәтҗанов, Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков.