Быелгы ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы астында уза. Шул уңайдан «Казан утлары» журналы редакциясе, каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән әдәби бәйге иглан иткән иде. Шушы көннәрдә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурс мәгърифәт нуры таратучы, балаларга аң-белем, тәрбия бирүче укытучыларга, мөгаллимнәргә, татар халкының милли мәгариф тарихына, мәктәп тормышына багышланды.
Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. Танданада комиссия рәисе Марат Әхмәтов әдәбиятта укытучы темасын яңартырга алынган журнал редакциясенә рәхмәтләрен җиткерде. Әйтергә кирәк , бәйгедә төрле төбәкләрдән, илләрдән катнашучылар да бар иде. Җиңүчеләрне акчалата хикәя, повестҗ, шигыр номинаиясендә бүләкләделәр.
Хикәя» номинациясе:
• 1 урын – Ркаил Зәйдулла, Казан, «Кани калды Нишапур».
• 2 урын – Гөлүсә Батталова, Әтнә, Күәм, «Чыра».
• 3 урын – Әнисә Зәйнуллина, Казан, «Очрашу».
Кызыксындыру бүләге:
• Алия Мөбарәкшина, Казан, «Таң сызылганда».
• Айзилә Сабирова, Казан, «Минем яраткан усал укытучым».
• Наил Шәрифуллин, Лениногорск, «Шагалиев шәүләсе».
«Повесть» номинациясе:
• 1 урын – Әлфирә Галиева, Аксубай, Яңа Дума, «Сары атым алтын нукталы».
• 2 урын – Асия Юнысова, Казан, «Сылукай».
• 3 урын – Гөлинә Гыймадова-Хисаметдинова, Казан, «Усал».
Кызыксындыру бүләге:
• Нурания Гыйльметдинова, Теләче, Олы Нырсы, «Мөнбәрле мөгаллим».
• Гөлназ Нуриева, «Бәзәкә тавы», Чаллы.
• Сания Әхмәтҗанова, Казан, «Чын кешеләр».
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:
• 1 урын. Назлыгөл Гайнетдинова. «Укытучыма мәдхия». Теләче, Баландыш мәктәбе, 9 нчы сыйныф.
• 2 урын. Рәдиф Миңнеханов. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез». Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф.
• 3 урын. Әмир Фәрхуллин. «Укучының хәлен аңлыйсың». Мамадыш җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф.
Кызыксындыру бүләге:
• Раил Мәрданов. «Укытучыма». Балтач районы, Норма, 5 нче сыйныф.
• Камилә Демидова. «Укытучыма». Яр Чаллы, 37 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф.
• Аяз Батталов. «Телимме мин укытучы булырга?». Әтнә районы, Күәм, 5 нче сыйныф.
Җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.