Быел VI «Буа талиясе» театр лабораториясе 2 — 7 сентябрь көннәрендә үткәрелә.
Бүген беренче эскизлар тамашачыларга күрсәтелә башлый. Артистлар белән дүрт режиссер эшли.
Әлеге лабораториянең кураторлары – Буа театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, театр тәнкыйтьчеләре Александр Вислов һәм Нияз Игъламов.
Театр лабораториясе «Мәдәни асылташ: Апас-Тәтеш-Буа» федераль проекты һәм «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале белән дәвам итә.