Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша. Бер ай буе ураза тотып, сәхәр бәрәкәтен, ифтар тәмен тойган мөселманнар Рамазанны авырлык белән озата. Илдә коронавирус булу сәбәпле, Мәчетләрдә күмәк чаралар үткәрелми, җомга вәгазьләре һәм ураза вакытында тәравих намазлары укылмый. Быел Ураза бәйрәме дә мәчетләрдә массакүләм чаралардан башка гына үтәчәк. Татарстан мәчетләре Рамазан ае барышында халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтеп килә.
Пандемия сәбәпле, авыр матди хәлдә калуга карамастан, Татарстан мәчетләре Рамазан ае барышында халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтә. Татарстанда гомумән алганда, VIII Республикакүләм ифтар, «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чарасы һәм имамнарның үз көчләре белән тормышка ашырылган хәйрия чараларын исәпкә алып,мөселманнар тарафыннан көн саен уртача 6 000нән артык мохтаҗгатөрле ифтар ризыклары һәм азык-төлек җыелмалары таратыла.
Әлеге күркәм гамәлгә зур активлык күрсәтеп республика мөхтәсибәтләре дә кушылды. Инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр өчен Татарстан районнары мәчетләре хәзрәтләре, хәйрия эшчәнлеген киң итеп җәелдерде. Шунысы әһәмиятле, килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә иминлекне саклау өчен ризыклар мохтаҗларга барлык саклык чараларын күреп өйгә китереп бирелә. Ризык җыелмаларының бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр төшә.